2022 елда безнең ил тарихка дәүләт реформаторы буларак кереп калган Петр I тууына 350 ел тулуны билгеләп үтә. Әлеге дата кысаларында Камай авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Петр I кечкенә чагында ... " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Петр I юбилеена Ижевка авыл китапханәсе «Петр I үзе бер тарих " дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү үткәрде.
Тихоново авыл китапханәсендә Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан «Петр 1 турында» дип исемләнгән тарихи сәгать узды.
Балалар китапханәсе абонементында «Балачак "исемле ил" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә маҗараларга бай китаплар тәкъдим ителгән, алар балалар укуын төрлеләндерәчәк, шаккатырачак һәм бик күп якты тәэсирләр калдырачак.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча чыгаруга ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем төзелде.
8-16 яшьлек яшүсмерләрдән торган футбол буенча ишегалды командаларын катнашырга чакырабыз.
7 июнь көнне Песәй авыл китапханәсендә “Теремок” мәктәп яны лагере балалары өчен (педагоглары Әхмәтгәрәев Г.Г. һәм Фәттахова А.А.) А.С. Пушкин иҗатына багышланган “Аның каләме - мәхәббәт белән сулый” дигән әдәби-танып белү сәгате үткәрелде.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган "Пушкин турында мәхәббәт белән" дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
2022 елның 10 июнендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә
6 июнь көнне Тойма авыл мәдәният йорты китапханәче белән берлектә Пушкин көненә һәм халыкара рус теле көненә багышланган "Табуретка -2022" район акциясенә кушылдылар.