ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Роспотребнадзор тәмле җиләкне ничек дөрес сайларга икәнен искә төшерә:

Уенда катнашучылар 5 командага бүленде. Командаларга берничә сораудан торган 4-5 тәкъдим ителде. Сораулар, катлаулыгына карап, 100 дән 500 баллга кадәр бәяләнде.

Песәй авыл китапханәсе "Теремок" мәктәп яны лагере балалары (педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Г.Г.) белән берлектә Пушкин көне һәм халыкара рус теле көне уңаеннан "Табуретка -2022" район акциясенә кушылдылар. Акцияне оештыручылар: ТР "Рус милли-мәдәни берләшмәсе" төбәкара иҗтимагый оешмасының Менделеевск бүлекчәсе һәм "ТР Менделеевск муниципаль районы ҮКСы"

6 июнь көнне Иске Гришкин авыл китапханәсендә «Кояшкай» мәктәп яны җәйге лагере балалары өчен «Тылсымлы Пушкин илендә» дип исемләнгән әкияти сәяхәт үткәрелде.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең  Менделеевск районындагы бүлек башлыгы Халикулова Мәликә Ибраһим кызы  велосипедта /самокатта/, роликларда йөргәндә  куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде.

Ел саен 6 июнь көнне Россиядә рус теле көне буларак билгеле Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Пушкинның әдәби иҗаты бәяләп бетергесез. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Бу көнгә Сәйтәк авыл китапханәсендә авыл  клубы белән берлектә балалар өчен “Пушкин  әкиятләре буйлап” дигән әдәби викторина үткәрелде.

2022 елның 9 июнендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләрне «Махсус салым режимнарын, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре» темасына вебинарга  чакыра.

Яшьләрне шәһәрдә калдыру  Менделеевск үсешенең мөһим юнәлеше булып кала. Беренче чиратта, бу мәсьәлә район территориясендә колледж булдыру юлы белән хәл ителә.

Рус классигы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 223 ел тулу уңаеннан Үзәк китапханә мәктәп яны лагерьлары өчен «Пушкинны яхшы белүчеләр»дип исемләнгән конкурс - уен программасын үткәрде.

4 июнь көнне Енабердино авылы мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде, чөнки удмурт балаларының «Төремшур кускылиос» халык фольклор ансамбле «Кылбугор - удмурт телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу» проектын тормышка ашыру кысаларында, Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән, 20 еллык юбилеен бәйрәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International