ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның мартында Татарстан Росреестры өлешләп төзүдә катнашу буенча 3 меңгә якын килешү теркәгән. Бу февраль ае белән чагыштырганда 50% ка күбрәк. Өч ай эчендә ведомство тарафыннан өлешләп төзүдә катнашу буенча 7 меңгә якын килешү теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50% ка диярлек күбрәк.

Декларацияләнергә тиешле керем алганда декларация салым органына 30 апрельдән дә соңга калмыйча тапшырыла.

Гөмбә сезоны башлану белән бәйле рәвештә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте гөмбә ризыкларын куллану белән бәйле агулануларны кисәтү кагыйдәләре турында искә төшерә.

Пасха бәйрәме алдыннан Роспотребнадзор азык-төлекне бәйрәм өстәленә сайлау буенча тәкъдимнәрдән файдаланырга тәкъдим итә.

2022 елның 18 апреленнән 29 апреленә кадәр Роспотребнадзор  вакцинаны профилактика чарасы буларак ясау буенча (бердәм иммунизация атнасы кысаларында) Бөтенроссия «кайнар линия»се уздыра.

17 апрель көнне Турай мәдәният йортында балалар өчен "Әкияттә кунакта"исемле конкурс программасы булып узды.

Актаҗик авылы клубында балалар белән пасха йомыркаларын бизәү буенча "Якты пасха белән!" дигән мастер-класс үткәрделәр.

Мәдәни мирас елы кысаларында 19 апрель көнне Иске Гришкин мәдәният йортындагы керәшен музеенда "Керәшеннәрнең көнкуреше һәм мәдәнияте "дип исемләнгән чара  үткәрелде.

Тэги: #менделеевскмәдәнияте

Камай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә  кызыклы, мавыктыргыч һәм интеллектуаль өстәл уены - лото уены үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International