ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

18 гыйнвар көнне район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.

​Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 21 гыйнварында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Роспотребнадзор көзге-кышкы чорда температураның кискен төшүе белән бәйле артык суыну организмның төрле респиратор инфекцияләргә, шул исәптән COVID-19 инфекциясенә дә каршы торуны  киметергә мөмкинлеге турында  искә төшерә.

Менделеевск районы прокуратурасы 19 һәм 39 яшьлек җирле халыкка карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Алар РФ Җинаять кодексының 228 маддәсенең 1 нче өлешендә каралган (зур күләмдә  сату өчен исәпләнмәгән наркотик алу, саклау) җинаять кылуда гаепләнә.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге иминләштерүчеләргә 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча  иминиятләштерелгән затларның стажы турында еллык отчет формасын (СЗВ-СТАЖ)   Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга кирәклеге турында хәбәр итә.

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарны  пенсияләрнең яңа төренә автомат рәвештә  күчерәчәк, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту буенча пенсия алучылар турында бара.

Дәүләт Думасы беренче укылышта "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында"гы закон проектын кабул итте, ул заказчыларның товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуда потенциаль катнашу максатларында кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектларын үстерү программаларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү хокукын билгели.


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

 Илнәт авыл китапханәсе  танылган Псков шагыйрьләренең берсе истәлегенә багышланган «Григорьевны бергә укыйбыз» исемле V Халыкара акциясенә кушылды.

18 гыйнвар көнне Үзәк китапханә "Саулык " сәламәтләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Романсның сихри авазлары»дип исемләнгән рус романсы кичәсе үткәрде.

18 гыйнварда Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен Ленинград камалышында яшәүчеләрнең батырлыгына багышланган  «Ленинград сөйли» исемле батырлык дәресе уздырды .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International