Узган ял көннәрендә 2021 елның 13 ноябрендә хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең үз кырларындагы календарь матчында Менделеевск шәһәренең «Лигры» – Арча шәһәренең «Арча» командалары очрашты. Үткәрелгән матч нәтиҗәсендә «Лигры» командасы 9:5 исәбе белән җиңү яулады. Тренеры Надыйров И. Р.
Ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. БМО резолюциясе нигезендә, 2005 елның октябреннән бу дата рәсми булып тора.
Ижевка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья оригами көненә багышланган "Кәгазьдән могҗизалар"дигән мастер-класс үткәрделәр.
12 ноябрьдә берничә ел элек Россиядә тагын бер экологик бәйрәм – Песнәкләр көне барлыкка килде. Ул Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән оештырылды һәм 12 ноябрьдә билгеләп үтелә. Тат.Тәкәштә дә авыл халкы алар өчен тозсыз сало, кыздырылмаган кабак, көнбагыш яки арахис орлыклары әзерләделәр җимлекләр ясадылар һәм элеп куйдылар.
Әниләр көне уңаеннан 13 нче ноябрь көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында "Минем әнием барысыннан да яхшырак"дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
14 нче ноябрь- шикәр диабеты авырулары белән көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Песәй мәдәният йортында «Диабет хөкем түгел, ә яшәү рәвеше» дигән темага сәламәтлек сәгате уздырылды.
Енабердино Мәдәният йорты хезмәткәрләре Песнәк көнендә балалар белән кошлар өчен җимлекләр ясау оештырдылар
13 нче ноябрь көнне Енабердино авыл мәдәният йорты территориясендә мини-футбол үткәрелде.
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә
көндез урыны белән кыска вакытлы буран көтелә, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана;
- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.
Туганнары вафатыннан соң пенсия тупланмалары законлы варисларга тапшырылырга мөмкин. Менделеев районында клиент хезмәте хәбәр иткәнчә, кеше гомерендә үз пенсия тупланмаларын бүлү турында гариза бирмәсә, аның якыннары аның варисы булып санала. Алар-балалар, шул исәптән уллыкка алынганнар, ире һәм ата-аналар. Алга таба, икенче чиратта, абыйлы-энеле, апалы-сеңелле, бабайлар, әбиләр һәм оныклар килә.