ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Әзер бул- һәрвакыт әзер! Шул девиз астында Абалач мәдәният йортында китапханә белән берлектә СССРда Пионерлар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган чара узды.

1922 елның 19 маенда пионерлар оешмасына 100 ел тула. 18 май көнне Ижевка авыл мәдәният йортында без шушы матур чор турындагы хатирәләр белән уртаклаштык. Ижевка урта мәктәбе укучылары өчен " Әзер бул!" бәйрәм программасы уздырылды.


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

17 май көнне Сәйтәк авыл клубында Пионериянең 100 еллыгы уңаеннан «Пионерия риваятьләре» дигән бәйрәм узды, анда безнең районның пионерлар хәрәкәте ветераннары җыелды.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

14 май көнне Сәйтәк авылына «Яшел десант» килде ,анда Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре дә катнашты.

15 май көнне Сәйтәк авыл клубында гаилә көненә багышланган «Гаилә салават күпере» дип исемләнгән балалар өчен күңел ачу чарасы булып узды.

Камай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Чулпан"балалар бакчасында кунакта булдылар.

15 май көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Татар халкының мәдәни мирасын саклыйк»дип исемләнгән мәдәният сәгате узды.

14 май көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан Тойма авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Минем гаиләм — минем байлыгым»дип исемләнгән чара узды.

15 нче май көнне Абалач мәдәният йорты мәйданында "Гаилә кулчатыры астында" дип исемләнгән уен программасы булып узды. Халыкара гаилә көне уңаеннан әти-әниләр балалар, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән бергә күңел ачтылар.

1994 елдан башлап 15 майда  ел саен Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнендә дә Енабердино Мәдәният йорты янындагы мәйданда "Минем яраткан гаиләм"дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International