ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

4 май көнне Абалач мәдәният йортында "Сугыш балалар күзлегеннән"дип исемләнгән рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм күргәзмә узды.

Җиңү көне алдыннан, 4 май көнне, Монай авыл мәдәният йортында Георгий тасмасыннан патриотик брошка ясау буенча мастер-класс үткәрелде.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Кояшта тормыш юк, әмма ул кешеләргә, үсемлекләргә һәм хайваннарга – җирдә Һәр тереклеккә тормыш бүләк итә. 3 майда бөтен дөньяда Бөтендөнья Кояш көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры, Гайфетдинова Гөлнара "Болытлардагы кояш кул эшләнмәләре"дигән мастер-класс үткәрде.

30 апрель көнне, "Дөрешкәй" театр коллективы Яр Чаллы шәһәренә "Балакай" (Илгиз Зәйниев) спектакле белән барды.15 нче урта мәктәп укучылары һәм укытучылары артистларны бик яхшы каршы алдылар.

4 май көнне Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Ижевка авыл мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» акциясе үткәрелде.

3 май көнне Абалач авылында футбол матчы узды. Менделеевскида 2022 нче ел «Спорт елы"дип игълан ителде.


29
апрель, 2022 ел
җомга

29 апрель - Халыкара бию көне - бию сәнгатенең барлык стильләренә багышланган бәйрәм. Әлеге бәйрәм кысаларында Иске Гришкино авыл мәдәният йортында заманча хореография буенча «Яңа гасыр ритмнары» дигән мастер-класс үткәрелде, шулай ук тиктокның популяр трендларын өйрәнделәр.

28 апрель көнне Сәйтәк авыл клубында кече яшьтәге балалар белән «Сугыш-балалар урыны түгел " дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

28 апрель көнне Ижевка авыл мәдәният йортында янгын сүндерү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган «Яшь янгын сүндерүчеләр» спорт-күңел ачу программасы үткәрелде.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

27 апрель көнне Монай авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International