ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2022 ел
сишәмбе

24 майда бөтен славян дөньясы бөек бәйрәм - Славян язуы һәм мәдәнияте көнен билгеләп үтә. Әлеге дата кысаларында Ижевка авыл мәдәният йортында "Әлифба кайдан килде"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

21 май көнне Бәзәкә авыл мәдәният йортында Пионериянең 100 еллыгына багышланган бәйрәм булып узды.

21 май көнне Енабердино мәдәният йортында "Язгы кәеф"бию-уен программасы булып узды.

21 май көнне Актаҗик авыл клубы территориясендә Татарстан Республикасының Вятка-Кама төбәгендә яшәүче мари хатын - кызларының "Туган як матурлыгы" дип аталган костюмнар фестивале булып узды.

21 май көнне "Дөрешкәй" театр коллективы Менделеевск районының Камай авылына "Балакай" (Илгиз Зәйниев) спектакле белән килде.

21 май көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Минем яраткан хайваным"дип исемләнгән фотокүргәзмә үткәрелде.

23 майда күп кенә илләрдә зирәклекне, байлыкны һәм озын гомерне гәүдәләндерүче Бөтендөнья ташбака көне билгеләп үтелә.

Быел пионерия көненә 100 ел тулды. 22 нче май көнне Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "Пионер учагы тарихы"дигән темага танып-белү әңгәмәсе үткәрде.

Пионериягә 100 ел тулу уңаеннан Татар  Тәкәше авылында «Минем пионер балачагым»дип исемләнгән искә алу кичәсе узды.


20
май, 2022 ел
җомга

Татар Чаллысы мәдәният хезмәткәрләре  мәдәният йортында «Пионер маҗаралары яки тарих битләре буйлап күңелсез булмаган сәяхәт»дип исемләнгән пионерлар слеты үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International