ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

6 июньдә ике үзара бәйле бәйрәм - рус теле көне һәм Пушкин көне билгеләп үтелә,   А.С.Пушкин иҗаты турында белмәгән кеше юк.  Балалар балалар бакчасында шагыйрьнең әкиятләре белән таныша башлый. Бу көнне Татар Чаллысы китапханәсенә килүчеләр барысы да  "Таныш булмаган юлларда" квестында катнашты.

Ел саен 6 июнь көнне Россиядә рус теле көне буларак билгеле Пушкин көне билгеләп үтелә. А. С. Пушкин - безнең тормышыбызның яхшы юлдашы. Аны бала чактан ук яттан беләсең , шулай да һәрвакыт яраткан китабыңны ачып, аңарда моңарчы билгеле булмаган ниндидер яңа нәрсә табасың. Бу көнне Камай авыл китапханәсе яшь китап укучыларны «Пушкин янына могҗизалар кырына» чакырды.

Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә  балаларны яклау көненә багышланган "Яңгырасын балачак көлүе"  исемле чара узды.

Балаларны яклау көне-Бәхетле балачак бәйрәме. Балачак - ул иң ваемсыз, бәхетле вакыт. Һәм һәркем бу гаҗәеп игелек һәм могҗизалар дөньясын озайтырга хыяллана. Балаларны яклау көне җәйнең иң яраткан чоры башлану белән туры киләдер, мөгаен. Бу көнне балалар китапханәсе китапханәчеләре «Уч төбендәге кояшкай»дип исемләнгән күңелле һәм кызыклы уен программасы әзерләделәр һәм үткәрделәр.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2 июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәп яны лагере укучылары өчен «Балачакны мәңге онытмасак иде" дип исемләнгән уен сәяхәте үткәрделәр.

1 июньдә Тойгуҗа авыл китапханәсендә Бөтендөнья балаларны яклау көненә “Балачак илендә” дигән уен программасы узды.

1 июньдә бөтен дөньяда иң яхшы һәм күңелле бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Әлеге искиткеч бәйрәм кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм “Теремок” мәктәп яны лагере балалары өчен мәктәп, китапханә, балалар бакчасы һәм мәдәният йорты белән берлектә "Бөтен планета балалары дус" дигән мавыктыргыч уен-күңел ачу программасы үткәрелде.

Җәйге каникуллар - ул балалар өчен һәрвакыт көтелгән бәйрәм. Әмма җәй башы балалар каникулларының башы гына түгел. 1 июнь - Балаларны яклау көне, балачак бәйрәме, өлкәннәрне балалар турында кайгыртырга, кечкенә кеше проблемаларына игътибарлырак булырга өйрәтә. Бу көнне Камай мәктәбе территориясендә китапханәче педагоглар белән берлектә, мәктәп яны лагере балалары өчен “Күңелле каникуллар” дигән уен программасы үткәрделәр.

Балаларны яклау көне уңаеннан Абалач авыл китапханәсе оештырган  «Исәнме, җәй» дип исемләнгән бәйрәм күңелле үтте.

1 июнь көнне Тихоново китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International