ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2022 ел
җомга

27 майда илебездә Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Тойгуҗа авыл китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган «Китапханәгә мәхәббәт белән» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде.


24
май, 2022 ел
сишәмбе

24 май көнне Үзәк китапханә «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә «Минем елларым – минем байлыгым»дигән күңел ачу программасы үткәрде.

24 майда Россия Славян язуы һәм мәдәнияте көнен билгеләп үтә. Бу-белем бирү, туган тел,  китап, туган мәдәният һәм әдәбият бәйрәме. 23 май-Татар Чаллысы авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Славян сөйләме челәтәре» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» тернәкләндерү үзәге ветераннары өчен шагыйрь Лев Иванович Ошанинның тууына 110 ел тулу уңаеннан «Мин тылсымчы булып эшлим» дигән музыкаль – шигъри сәгать үткәрделәр.

Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты тормышка ашырыла, аның төп максаты-балаларны укудан буш вакытларында танып-белү һәм мәдәни ял итүгә җәлеп итү. Әлеге проект ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында тормышка ашырыла. 23 май көнне С.Гассар исемендәге мәдәният йортында «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды.


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

20 май көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре бик мөһим темага багышланган «Әти, әни, мин – имин гаилә» дип исемләнгән интеллектуаль гаилә уенын үткәрделәр.

19 май-пионерия көне, ә 2022 елда Бөтенсоюз пионерлар оешмасы оешуга нәкъ 100 ел тулды. Бер гасыр узды, әмма "Пионерия көне" үзенең актуальлеген югалтмый һәм аны илебездә дәвам итәләр. Әлеге истәлекле дата кысаларында Тойгуҗа авыл китапханәсендә танып-белү әңгәмәсе һәм китап күргәзмәсе оештырылды.


20
май, 2022 ел
җомга

Иске Гришкино авыл китапханәсендә пионер оешмасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан  "Салют, Пионерия!" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Ижевка авыл китапханәсендә узган чара "Без пионерлар идек " дип атала иде. Чарага пионерлар оешмасы ветераны, өлкән пионервожатый Забалуева В. И. чакырылган иде.

19 май-пионерлар оешмасының туган көне. Пионериягә нигез салынуның 100 еллыгына балалар китапханәсендә «Пионер балачагы битләре буйлап» дигән китап – инсталляция оештырылды, ул балаларга гаҗәеп «Пионериягә» сәяхәт кылырга һәм пионерлар хәрәкәте тарихы белән танышырга, ә өлкән буын вәкилләренә мәктәп елларын искә төшерергә ярдәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International