Монаш авыл китапханәсе «Блокада икмәге» дип аталган хәтер акциясендә катнашты. Аның максаты – Ленинградның дошман камалышында калып 2 елдан артык үз тормышлары һәм якыннары өчен көрәшкән кешеләрен искә алу
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм “Кама таңнары” приюты педагоглары белән бергә “Рус теле һәм әдәбияты” исемле әдәби-экология кичә үткәрелде. Президентның мәдәни инициативалар фонды кысаларында эшли торган "Кызыл китап" битләре буенча интерактив уен оештырылды
27 гыйнвар көнне Иске Гришкин авыл китапханәсе, Иске Гришкин мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә, "Блокада турында укыйбыз"исемле Бөтенроссия хәтер акциясенә кушылдылар. Акциянең оештыручысы - Т.А. Маврина исемендәге "Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе». Акция кысаларында "Батырлыкның 900 көне" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.
Карлы, салкын кыш - кошлар өчен бик авыр вакыт. Әйләнә-тирәдә азык күп булса гына кошлар салкыннарга чыдый ала. Кышкы айларда күпләгән кош-корт ачлыктан үлә, шуңа да без канатлы дуслары турында кайгыртырга тиешбез. Алар кыш буе безнең тирәбездә үткәрәләр. Бөрешле урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, кошларга ничек тә булса ярдәм итү өчен, зур теләк белән "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясендә катнашырга карар кылдылар.
Балалар китапханәсе 1 нче, 3 нче, 7 нче мәктәпләрнең беренче сыйныф укучылары өчен Россия тыюлыклары һәм милли парклары көненә багышланган “Тыюлыклар эше” дигән телдән журнал әзерләде һәм үткәрде.
Тойгуҗа китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә рус рәссамы И.И. Шишкинның тууына 190 ел тулу уңаеннан “Рус табигатен җырлаучы” дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Александра Пахмутова иҗатына багышланган «Таныш булмаган йолдыз балкый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Т.А. Маврина исемендәге Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе оештырган «Блокада турында укыйбыз " дигән III Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 8 «В» сыйныф укучылары (җитәкчесе Гайнетдинова Г. А.) өчен «Таня Савичеваның камалыш вакытында күргәннәре» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрделәр. Бу Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының берсе-Ленинград блокадасы һәм Россиянең хәрби дан көне – 1944 елда Ленинград блокадасын өзүгә багышланган акция иде.
Песәй авыл китапханәсендә танылган рәссам И.И.Шишкинның 190 еллыгына һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында «Иван Шишкин - туган як табигате җырчысы» дигән сәнгать сәгате үткәрелде.
27 гыйнварда Россиядә ел саен Ленинград шәһәренең камалышын өзү көне билгеләп үтелә. Камай авыл китапханәсе «Блокада турында укыйбыз» исемле III Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы - Т.А. Маврина исемендәге Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе».