ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Монай балалар бакчасында китапханәче Надежда Әхмәдова балалар өчен инглиз язучысы Алан Милнның 140 еллык юбилеена багышланган «Винни-Пух безгә кунакка килде» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Танылган инглиз язучысы һәм шагыйрь Алан Милнның туган көне уңаеннан  Камай балалар бакчасында " Винни-Пух һәм барысы да,барысы да»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

18 гыйнвар көнне  Татар Чаллысы авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары өчен Алан Милнның «Винни Пух һәм барысы да - барысы да» әсәре буенча  «Бал белән чүлмәк эзләгәндә» дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде.


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Татар китапханәсе  хезмәткәре Хафизова Г.Р. 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидуллина Э.Г. белән берлектә, 7 “Б” сыйныф укучылары белән әдәби сәгать уздырды.

Монай авыл китапханәсе укучылары рус язучысы, публицист Михаил Евграфович Салтыков-Щедринга багышланган «Сатираның кыю хакиме» дип исемләнгән әдәби сәгатьтә катнаштылар.

14 гыйнвар көнне Енабердино авыл китапханәсе «Шулдыр Вожояськон» (Күңелле Раштуа) дигән спектакль күрсәтте һәм барлык катнашучылар катнашында кызыклы уен программасы үткәрде.

Тихоново авыл китапханәсе «Белочка» балалар бакчасында «Китап белән бергә яңа елга»дип исемләнгән  дәрес үткәрде.

Монай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә авыл халкы өчен Кыш Бабай, Кар кызы һәм Кыш  белән бергә   "Иске Яңа ел тарихы һәм йолалары" дигән темага әңгәмә әзерләделәр.

14 гыйнвар көнне Тихоново авылы китапханәсе "Васильев көне яки искечә Яңа ел" дип исемләнгән Яңа ел утырмалары үткәрде.


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

14 гыйнвар көнне Песәй балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен (тәрбияче Хәсәньянова Г.М.) 2022 ел символы- күңелле юлбарыс баласын ясау буенча мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International