ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Менделеевск районы Ижевка мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә һәм җәяүлеләр тарафыннан яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмати акция үткәрделәр.

«Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе 2022 елның 12 октябрендә 14.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасында өлешчә мобилизация кысаларында чакырылырга тиешле гражданнарның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары күрсәтү» темасына туры эфир уздырачак.

Татарстан Росреестры банкротлык процедурасын узучы гражданнардан ешрак керә торган бик күп сораулар әзерләгән.

Ел саен 4 октябрьдә Халыкара хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне балалар бакчасына  кунакка Песәй авыл китапханәсе китапханәчесе үзенең дусты ташбака Даша белән килде.

Монай авыл китапханәсендә Бөтенроссия китап уку көненә багышланган «Китаплар - безнең дуслар» дигән уку сәгате узды.

ХХ гасырның рус поэзиясендә иң күркәм исемнәр арасында без Марина Цветаева исемен гадел атыйбыз. Ижевка урта мәктәбендә рус шагыйрәсенең тууына 130 ел тулу уңаеннан, авыл китапханәчесе Останина И.М. оештырган «Әгәр  күңел канатлы булып туган икән.» дип исемләнгән шигъри сәгать узды.

7 октябрьдә Камай авылы китапханәсендә Мәүлид аена багышланган кичә үтте.

Тихоново авылы китапханәсендә өлкәннәр декадасына багышланган «Бәрәңге мәҗлесе» уздырылды.

Монай авыл мәдәният йортында өлкәннәр декадасы кысаларында «Күптән күрешкән юк»дигән ял кичәсе булып узды. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кунаклар өчен музыкаль – күңел ачу программасы әзерләделәр.

Бүген администрациядә Менделеевск районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә атналык эшлекле дүшәмбе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International