ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 29-31 октябрендә Мәскәүдә «Әкият синең йортыңа килә»дип исемләнгән Бөтенроссия гаилә һәвәскәр театрлар фестивале узачак.

2022 елның 23 августында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.

Балачакны яклауның актуаль мәсьәләләре буенча яңалыклар материалларын системага салу максатларында, халыкка, ата-аналар җәмәгатьчелегенә федераль һәм төбәк кануннарындагы үзгәрешләр, бала хокукларын яклау институтының кабул ителгән норматив актлары һәм балалар һәм гаиләләр мәнфәгатьләрендә инициативалар турында мәгълүмат бирү максатларында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты тарафыннан электрон форматта «Балачакны яклау мәсьәләләре буенча Дайджест» җыентыгының 6 чыгарылышы әзерләнде.

Камай авыл китапханәсендә  күрше Удмуртия Республикасының Иске Юмья авылыннан Новикова Людмила Аркадьевна белән балалар булды.

13 августта Тихоновсо авыл китапханәчесе яшь китап укучылар белән “Аяк астында даруханә” дип исемләнгән танып-белү уены үткәрде.

Бәзәкә китапханәчесе балаларны дәвалау үләннәре белән таныштыру максатыннан “Дәвалаучы үләннәр” дигән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрде.

"Саулык" социаль ярдәм үзәгендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Тынычлык әйлән-бәйләне"  дип исемләнгән укыту-уен программасын үткәрделәр.

Тойгуҗа авыл  китапханәсендә совет һәм росия язучысы, киносценарист В. П. Аксеновның тууына 90 ел тулуга багышланган «Мин дулкынланып яшәргә телим» әдәби сәгать үткәрелде.

Балалар журналлары баланы уку дөньясына озатучылар булып тора, үзләрен өлкәннәр итеп тоярга, дуслар һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирә. Журналлар иҗади идеяләр һәм илһам чыганаклары, акыл өчен "витаминкалар". Тойма авыл китапханәсендә “Синең яраткан журналларың” дигән журнал каруселе узды.

Җәйге һәм күңелле каникуллар дәвам итә! Китапханә һәм мәдәният йорты балалар өчен бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрә. Безнең чараларда катнашып, балалар күтәренке кәеф  алалар. 13 август көнне, физкультурачылар көнендә, Песәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, балалар өчен саф һавада физкультурачылар көненә багышланган  спорт-танып-белү программасы үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International