10 август көнне «Тургай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Монай авыл мәдәният йорты җитәкчесе Калягина Л.И. мастер-класс үткәрде. Үз кулларың белән нәрсә дә булса эшләү бик мавыктыргыч шөгыль! Дәрес барышында үзенчәлекле һәм матур чәчәкләр һәм күбәләкләр әзерләнде.
Менделеевскида шәһәрнең 55 еллыгына багышланган китап эшләүне төгәлләделәр. Бу хакта VK мәйданчыгында туры эфир вакытында район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде.
Менделеевскида яңа стадионны рәсми рәвештә 1 сентябрьдә ачарга планлаштыралар. Бу хакта VK мәйданчыгында туры эфир вакытында район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде. Озак еллар төзелеп килүче объектта хәзер актив эшләр бара.
27 августта Менделеевск 55 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан масштаблы тантаналар Дуслык Паркы территориясендә планлаштырыла. Бу хакта турыдан-туры эфир вакытында район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 10 августында көннең икенче яртысында һәм кич белән (14 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр) урыны белән:
яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр, аерым районнарда көчле яңгыр һәм боз көтелә
2022 елның 9 августында «Фаворит " ат спорт мәктәбендә физкультурачылар көненә багышланган конкур буенча ярышлар узды.
Туляремия -табигый чыганаклы көчле йогышлы авыру, бизгәк һәм лимфатик төеннәр зарарлану белән характерлана, Россия территориясендә киң таралган. Туляремия йогышының табигый чыганаклары илебезнең барлык төбәкләрендә дә бар.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, бруцеллез — кискен йогышлы-аллергия, зооноз авыруы, нигездә, авыл хуҗалыгы хайваннарыннан кешегә күчә.
Роспотребнадзор себер түләмәсе - авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарның, шулай ук кешенең аеруча куркыныч йогышлы авыруы булуын искә төшерә. Авыру кыска вакыт һәм кискен бара.
Иске Гришкин авыл китапханәсендә балалар өчен дару үләннәре турында "Шифалы үләннәр" дигән танып белү уены үткәрелде.