2 июль көнне Бәзәкә авыл мәдәният йортында "Эт - кешенең дусты" дигән фотокүргәзмә-бәйге узды
Махсус программалар кысаларында балигъ булмаган гражданнарны эш белән тәэмин итү дәүләт мәшгульлек хезмәте эшчәнлегенең өлеше булып тора. Вакытлыча эшкә урнашу (җәйге каникул чорында, укудан бушаган вакытта) үсмерләргә үз хезмәте белән билгеле бер акча эшләү мөмкинлеген бирә, шулай ук, һөнәри осталык һәм үзоешу тәҗрибәсен алу мөһим. Моннан тыш, программа хокук бозуларны кылу куркынычын киметергә ярдәм итә, чөнки яшүсмерләрнең хәвеф-хәтәр төркеменнән мәшгульлеген тәэмин итә.
1 нче июль көнне Песәй авылы мәдәният йортында шашка уены яратучылар бәйгесе билгеләп үтелде. Балалар үзләренең көчләрен, фикерләү сәләтен сынадылар.
3 июль көнне Тойма авыл мәдәният йортында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча «Без экстремизмга каршы " дип исемләнгән чара узды.
Тойма авыл мәдәният йортында "Эт кешенең дусты" бәйгесе узды. Балалар да бик теләп үзләренең иң яхшы дуслары белән фотога төштеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Этләре булмаган балалар бик теләп үзләренең дусларының рәсемнәрен ясадылар. Чара күңелле һәм тату үтте.
Иң яратып, көтеп алган милли бәйрәмебез – Питрау алдыннан Сәйтәк авылы урамнарында тирә-якны милли көйләргә күмеп бүләк җыйдылар.
1 июль көнне Сәйтәк авыл клубында балалар авыл клубы мөдире Гыйззәтуллина Я.Г. белән берлектә авазлар иленә кызыклы һәм күңелле сәяхәткә киттеләр.
2 июль көнне Сәйтәк авыл клубында сюрпризлар көне үтте.
Татарстан Республикасы эшмәкәрләре үз бизнесын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак кулланалар. Бу махсус салым режимы бухгалтерлык исәбен алып бару һәм салым салуның патент системасы буенча салым декларациясен тәкъдим итү, түбән салым ставкасы, кайбер салымнарны түләүдән азат итү бурычы булмауны аеруча җәлеп итә. Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә салым салуның әлеге системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасын иминият кертемнәренә киметү мөмкинлеге каралган; ул кулланыла ала торган эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелгән һәм ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге объектлар мәйданының иң чик күрсәткечләре арттырылган.
2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин катнашында брифинг булып узды.