2022 елның 28 гыйнварында узган социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өчьяклы комиссиясе утырышында Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны арту сәбәпле, эш бирүчеләргә эшчеләрнең максималь мөмкин булган санын дистанцион эш режимына күчерү буенча киңәшләр расланды.
2009 елдан Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» белән берлектә «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектын тормышка ашыра.
2022 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
көндез көньяктан көчле җил, көчәйгәндә 16 метрга кадәр, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, бозлавык, юлларда кар көртләре.
«Яшел ут» конкурсы ике елга бер тапкыр үткәрелә, ул балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм балаларда юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген активлаштыру максатыннан үткәрелә.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 февральдән Россия Пенсия фонды күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары 8,4%ка индексацияләнгән. Индексация коэффициенты РФ Хөкүмәте карары белән Росстатның 2021 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсе турындагы мәгълүматларыннан чыгып расланды.
Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында" 2022 елның 6 декабрендәге 406 номерлы Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» Федераль закон белән 2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 13 890 сум дәрәҗәсендә билгеләнүен хәбәр итә.
Чара керәшен мәдәнияте айлыгы кысаларында, шулай ук балаларны керәшеннәр мәдәниятенә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Монай авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Керәшеннәр - көчле, бердәм халык»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук, Менделеевск районында керәшен мәдәнияте айлыгы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан фольклор почмагы ясалган, анда керәшеннәрнең көнкүреш әйберләре җыелган һәм тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 8 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
2022 елда 8 сыйныфка укырга гражданнарны кабул итү үткәрелә. Россия Федерациясе тикшерү комитеты рәисенең 2020 елның 30 ноябрендәге 126 номерлы боерыгы нигезендә, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балага ай саен 10 250 сум күләмендә стипендия билгеләнгән. Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан гражданнарны җыюга аерым игътибар бирелә.