ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Тихоново авыл китапханәсе «Белочка» балалар бакчасында «Китап белән бергә яңа елга»дип исемләнгән  дәрес үткәрде.

Монай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә авыл халкы өчен Кыш Бабай, Кар кызы һәм Кыш  белән бергә   "Иске Яңа ел тарихы һәм йолалары" дигән темага әңгәмә әзерләделәр.

14 гыйнвар көнне Тихоново авылы китапханәсе "Васильев көне яки искечә Яңа ел" дип исемләнгән Яңа ел утырмалары үткәрде.


16
гыйнвар, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 17 гыйнварында көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 м/с тизлектә көчле җил көтелә.

Ничә генә яшьтә булсак та, яраткан укытучыбыз образы һәрвакыт безнең хәтердә кала. РФ халык мәгарифt отличнигы, тыл хезмәтчәне Маргарита Петровна Горбунованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан "Бондюг" территориаль иҗтимагый җирле үзидарә  рәисе Рәмзия Әхмәдиеваның:  "Укытучы! Сезнең алда баш иябез!" дип әйтүе бик күңелле булды. 


15
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

Янәшәдәгеләр өчен якты нур  булу һәм нур сибү-менә шул инде бәхет, -   якты Раштуа көнендә 95 яшен тутырган Лидия Тимофеевна Никифоровнаның  тормыш девизы  әнә шундый. Сугыш елларын һәм сугыштан соңгы җимереклекләрне кичергән бу сөйкемле ханымны язмыш сындыра алмый, бары тик  кешеләргә шатлык бүләк итә алсын өчен нык канатлар белән генә бүләкли


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

14 гыйнвар көнне Песәй балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен (тәрбияче Хәсәньянова Г.М.) 2022 ел символы- күңелле юлбарыс баласын ясау буенча мастер-класс үткәрде.

13 нче январьда Тойма авылы мәдәният хезмәткәре белән китапханәче өлкәннәрне искечә Яңа ел бәйрәме белән котлауны оештырдылар.

2022 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: 

- буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк;

-  көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр (Казанда секундына 14 метрга кадәр); 

- көчле кар (Казанда-төнлә);

- юлларда кар көртләре. көтелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International