Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе «ТКХда Сезнең хокукларыгыз - аларны якларга өйрән» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 нче елның 9 нчы июнендә 13:00 сәгатьтә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарга видеоконференцэлемтә режимында консультация үткәрәчәк.
Песәй авылында Сабантуйга бүләк җыю бик күңелле булды.
5 нче июнь көнне Монай авыл мәдәният йортының спорт мәйданчыгында экологик эстафеталар узды.
Монай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан викторина үткәрделәр.
Пушкин көне алдыннан, Монаш авылы китапханәчесе, «Радуга» мәктәп яны лагере тәрбиячеләре белән берлектә, "А.С. Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт" дип исемләнгән квест-уен үткәрде.
6 нчы июнь көнне Енабердино Мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә рус теле көне һәм бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көненә багышланган чара үткәрделәр.
6 нчы июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 1799 нчы елда бөек рус шагыйре һәм язучысы, хәзерге рус теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкин туа. Әлеге вакыйга алдыннан Татар Чаллы мәдәният йорты хезмәткәрләре квест-уен формасында "Әкияттә кунакта" дигән мәдәни марафон үткәрделәр.
5 нче июнь көнне Енабердино Мәдәният йортында китапханә һәм мәктәп яны лагере белән берлектә "Табигать ярдәм көтә" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.
4 нче июнь көнне Енабердино авыл мәдәният йорты территориясендә "Исәнме җәй" дигән күңел ачу программасы булып узды.
А.С. Пушкинның әсәрләрен без беренче тапкыр иң иртә балачакта ишетәбез һәм әле укый белмичә, аның әкиятләре юлларын кабатлыйбыз. Камай мәктәбендә мәктәп каршындагы җәйге лагерьда катнашучылар өчен бөек рус шагыйренең туган көненә багышланган «һәм мин кабат килдем...» шигырь марафоны узды.