ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Турайда Балаларны яклау көне

Турай авылында Сабантуйга бүләк җыю оештырылды

Балаларны яклау көне


31
май, 2019 ел
җомга

Чыгарылыш бәйрәме

БИҮ коллективы әзерләгән Балалар хәрәкәте көненә багышлап оештырылган чара 1 нче мәктәпнең спорт залында узды. Анда аерым исемнәре, эшчәнлек программасы, атрибутлары һәм билгеләре булган районның балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, пионерия ветераннары катнашты.

Кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан татар  китапханәсе китапханәчеләре Менделеев шәһәре, 7 нче мәктәпнең 1 сыйныфы укучыларын «Табигатъ – безнең уртак йортыбыз» исемле очрашуга чакырды.

Бәзәкә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда "Нәрсә ул ышаныч?" дигән темага сыйныф сәгате үтте.

Китапханә белән танышу - ул дулкынландыргыч, яңа, тылсымлы һәм кызыклы дөньяны ачу. Балалар китабы атналыгы кысаларында «Умка» зурлар төркеме балалары шәһәр балалар китапханәсендә булдылар.

Камай төп гомуми белем мәктәбендә Тынычлык дәресләре үтте. Бу дәресләрнең максаты булып укучыларда патриотик хисләр, үз туган илең өчен горурлану тойгылары,тынычлыкка омтылу теләге тәрбияләү тора.

Монаш  мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары чүпне аерып җыю өчен 200 литрлы ике тимер кисмәк утыртып куйдылар. Аның янына кулланудан чыккан батарейкалар өчен картон тартма урнаштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International