ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

27 мартта гадәттәгечә Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Турай авыл китапханәсендә Россиядә Театр елына багышланган «Театр дигәнсерледөнья» дигән темага эстетик дәрес үткәрелде. Укучылар Галиәсгар Камал театры турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.

20 март көнне Үзәк китапханә залында татар китабына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелды.

7нче балалар бакчасында  Татар китапханәсе белән  берлектә,  “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.

Татар китапханәсендә, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 7нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары өчен  “Татарстан – минем туган ягым” дигән танып белү сәгате үткәрелде.

Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7нче “Алтын балык” бакчасының өлкән төркемнәргә йөрүче балаларын әкият дөньясына дәште.

Татар китапханәсендә  7нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары әкиятләр кичәсендә катнашты.

11нче бакча балалары Татар китапханәсе белән таныштылар.

Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы уздырылды.

Татар китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары, китапханәче ярдәме белән, А.Алиш премиясенә лаек булган татар язучы-шагыйрьләрен барладылар, аларның әсәрләреннән әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Бөтендөнья театр көненә Балалар сәнгать мәктәбендә Самуил Маршак пьесасы буенча әзерләнгән «Песи йорты» спектакле күрсәтелде. Аның режиссёр-куючысы Анна Напольских.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International