Татар Тәкәше клубының активы Гашыйклар көне уңаеннан яраткан кешеләренә бүләкләр әзерләделәр.
Кокшан мәдәният хезмәткәрләре “Россия даһилары- кешелек һәм Яңа Кокшан горурлыгы” инфо-күргәзмәсе эшләделәр. Ул бөек химик Д.И.Менделеевның 185 еллыгына багышланды.
11 февраль көнне Тихоново авыл китапханәсендә А.С.Пушкин истәлегенә багышланган «Әкиятләр иленә тылсымлы сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
9 февраль көнне балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан «Сандугач» I төбәкара вокаль-хор конкурсы оештырылды һәм үткәрелде. Вафирә Гыйззәтуллина.
12 февраль көнне Камай авылы “Чулпан” балалар бакчасында авылдашыбыз, моңлы сандугачыбыз Вафирә апа Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе булды.
Тихоново мәдәният йортында Сталинград сугышының 76 еллыгына багышланган тарихи чара үткәрелде.
11 февраль көнне Монай авылы китапханәчесе, «Тургай» балалар бакчасы сабыйлары белән, «Лесные полянки от Виталия Бианки» дип исемләнгән, танып-белү сәгате үткәрде.
11 февральдә Турай авыл китапханәсендә Байрамгалиева З. М. 6 сыйныф укучылары өчен «Пушкин – душа России» дигән кычкырып уку уздырылды.
11 февраль көнне Илнәт мәктәбе укучылары өчен "Ил һәр солдатны хәтерли" дигән батырлык дәресе үткәрелде.
10 февраль көнне Иске Гришкин мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә Әфган чикләреннән соңгы совет сугышчысы чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган “Әфган -йөрәк ярам” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде.