ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

21 март  көнне  Сәйтәк  авыл клубында "Терроризмга каршы бергәләп" дигән әңгәмә уздырылды. 

18 мартта Тойгуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре  "Хуш киләсең ,Нәүрүз!​ " дип аталган  бәйрәм үткәрделәр. 

17 нче март көнне Камай мәдәният йорты хезмәткәрләре Мәрхәмәтле Татарстан атналыгында катнаштылар. 

16 нчы март көнне  Камай мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән Сәламәт Татарстанисемле флешмоб үткәрделәр. 


20
март, 2018 ел
сишәмбе

20 нче март  көнне китапханәче Галимуллина Г.М. “Чулпан ” балалар бакчасында “Толстой әкиятләрен укыйбыз” дигән кычкырып уку сәгате үткәрде.

Песәй мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәчесе белән берлектә "Яхшы гамәлләр кылыйк" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырдылар.


16
март, 2018 ел
җомга

16 март көнне Татар китапханәсе 7 нче мәктәп укучылары белән Л.Толстой әсәрләрен уку акциясенә кушылды. Китапханәче Г.Хафизова балаларга язучының тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирде, слайдлар аша әдипнең туган ягы, музей-йорты,төрле еллардагы фоторәсемнәребелән таныштырды.

Татар Тәкәше авылында “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында ялгыз авылдашларга ярдәм иттеләр.

 


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

14 март- Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә. Сәйтәк авыл клубы “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» ‒яхшы эшләр эстафетасы  #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН  #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН »  акциясе кысаларында, сулыкларга багышланган мәгълүмати  сәгать  уздырды. 

14 мартта Тойма авылының мәдәният  һәм китапханә хезмәткәрләре “Язгы ярдәмчелек атнасы” акциясе кысаларында авылдашларына хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International