ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Алтын көз мул уңышка да бәйрәмнәргә дә бик бай.

23 октябрь көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары белән “Табигатьне саклагыз!” дигән экологик сәгать уздырылды. /Укытучылары: Хөсәенова З.Р./


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

21 нче октябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә  рус шагыйрәсе М.И.Цветаеваның тууына 125 ел тулу уңаеннан шигырь кичәсе үткәрелде. Китапхәнәче кичәдә катнашучыләрны А.Цветаеваның "Истәлекләр" китабы буенча шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләп китте. Соңыннан М.Цветаеваның төрле елларда язылган шигырьләрен укыдылар.

21 нче октябрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният йортында "Көзге уңышлар" дип исемләнгән кичә үткәрелде

20 октябрьдә Тойма мәдәният йорты территориясендә өмә уздырылды. Агачтан коелган яфракларны җыеп алып  түктек. Өмәдә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче тырышып эшләделәр.

 

21 нче октябрь көнне Сәйтәк авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен “Әкият аланында” исемле кичә уздырдылар.


20
октябрь, 2017 ел
җомга

19 октябрь көнне Иске Гришкин авыл китапханәчесе Бармакова Г., сәнгать житәкчесе Михайлова К. башлангыч класс укучылары (укытучылары Иштанова А.М., Попова Н.А.) беләнбергә икмәк бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Актазик авылында клуб сезоны ачылу уңаеннан "Без утлар яндырабыз" исемле ял концерты булып узды. Ул концертта Актазик, Камай һәм Кокшан авыллары үзәәшчәннәре катнашты.

Бөрешле мәдәният йортында клуб сезоны ачылуга багышланган, Бөрешле hәм Абалач авыллары узешчән сәнгать осталары  катнашында - “Халкыбызның күркәм гадәтләре” дип исемләнгән ял концерты булды.

18октябрь көнне Камай авылының "Чулпан" балалар бакчасында мәдәният йорты белән берлектә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International