Бүген хакимиятнең актлар залында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы авыл поселениеләре башлыкларының атналык киңәшмәсе булды.
Бүген администрациядә район башлыгы Валерий Чыршенцев катнашында Менделеевск муниципаль районы наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды.
Сәйтәк авыл клубында районыбызның яшь башкаручылары катнашында “Музыкаль каймак” дип исемләнгән зур концерт булды.
Соңгы елларда чүп-чарны, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм аларны эшкәртүгә караган законнарга күп кенә үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, шәһәр һәм авыл җирлегендәге шәхси йортларда яшәүчеләр алдында бер сорау калкып чыга –чүп-чарны җыйган һәм алга таба эшкәрткән (юк иткән) өчен алар акча түләргә тиешләрме, юкмы.
21 сентябрь көнне Үзәк китапханә залында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бүләге иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Саба районында яшәп иҗат итүче Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үткәрелде.
Сәйтәк авыл клубында , Смайлик туган көн уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Смайлик кунакка җыя” исемле ял кичәсе булды.
19 сентябрь көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова һәм укытучы Г.Нуретдинова башлангыч класс укучыларын “Укучының мәдәни көндәлеге” белән таныштыру һәм тапшыру максатында шул исемдәге мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Матур, кояшлы 17 сентябрь көнне Татар Тәкәше авылы янындагы урманга балалар сәяхәткә чыктылар.
Татар Тәкәше авылы клубында җырлы-биюле, кызыклы уеннар уйнап, күңелле ял кичәсе уздырылды - авылдашлар, кайткан кунаклар бик актив катнаштылар.