ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

16 нчы сентябрьдә, Камай авылы китапханәсендә җырчы-сандугачыбыз Вафирә Гыйззәтуллинаның якты истәлегенә багышлап, көне буе аның видеоязмалары яңгырады, аңа багышланган фотоальбом һәм китаплар күпләрдә зур кызыксыну уятты.

15 нче сентябрьдә Тойгуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә күренекле татар драматургы, актёр, режиссёр, хикәяләр язучы Кәрим Тинчуринның  тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде.

Бәзәкә урта мәктәбе укучылары өчен Сәйтәк авылы буенча җәяуле экскурсия  оештырылды. “Туган як серләре “ дип аталган бу чараны авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. оештырды.

Сәйтәк авыл клубында , Өлкәннәр айлыгы кысаларында , “Супер әбиләр!” исемле ял кичәсе булды.

Танып  белү  сәгате, Абдулла Алиш  әкиятләре.

Тойгуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  күренекле татар драматургы, актёр, режиссёр, хикәяләр язучы Кәрим Тинчуринның  тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде.


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

15 нче сентябрь көнне Камай авылы  мәктәбендә “Бердәм мәдәни дәрес” үткәрелде.

14 сентябрь көнне Татар китапханәсендә “Ядкарь” клубының чираттагы утырышы узды.

14 нче сентябрь  көнне Камай авылы мәктәбендә  ата-аналар җыелышы булып узды. 2017 нче елдан Татарстан республикасында “Бердәм китап алучы билеты” проекты эшли башлады. Октябрь аеннан авыл китапханәләре дә шул проект буенча эшләүгә күчә. Шул уңайдан китапханәче Галимуллина Г.М. ата-аналарны, укытучыларны һәм балаларны “Бердәм китап алучы билеты”  белән таныштырды. Аны алу һәм куллану тәртибе турында сөйләде.


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

12 нче сентябрь көнне Камай авылы мәдәният йортында авыл җыены булып узды. Аннан соң өлкәннәр өчен чәй мәҗлесе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International