ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2017 ел
сишәмбе

29 август көнне, Татар китапханәсе китапханәчесе Хафизова Г.Р. 7нче бакчаның  татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Р. белән берлектә “Туган ягым – Татарстан – мой родной край” дигән туган якны өйрәнү сәяхәте үткәрделәр.

Һәр халыкның үзенә кадерле булган туган иле була. Менә шундый соклангыч ил – югары сәнгатьле, борынгыдан килгән йолалары һәм бәйрәмнәре, зирәк халкы булган ил – ул безнең республикабыз  – Татарстан.

30 августта ул үзенең туган көнен бәйрәм итә. 1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Татарстаннын хәзерге тарихы шушы зур вакыйгадан башланып китте. Камай  авыл китапханәсендә бу көнгә карата "Татарстан –тарих битләрендә " дигән күргәзмә эшләнде, күзәтүләр үткәрелде.

Тойгуҗа авыл мәдәният йортында "Ил буйлап сәяхәт" дип аталган географик  кичә үткәрелде.


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

Каникуллар чорын балалар зур түземсезлек белән көтә. Китап-дәфтәрләрне бер читкә куеп, теләгән җиреңә барып, теләгән эшләреңне эшләргә мөмкинчелек туа бу вакытта. Шуңа да карамастан, балалар китапханәгә йөрүләрен дәвам итә. Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.балаларны китапханәләргә тарту, китап, газет-журналлар уку теләкләрен арттыру максатыннан китап күргәзмәләре оештыра.

26 августта Камай авылы китапханәсендә “Үсемлекләр нигә сәләтле?“ исемле экологик сәгать уздырылды.

25 август көнне Сәйтәк авыл клубында, балаларның җәйге каникуллары тәмамлануы уңаеннан, “Сау бул ,җәй, сау бул “ исемле бәйрәм кичәсе булды. Мондый  кичә инде авыл клубында өченче ел рәттән уздырыла.

“Чәчәкләр  табигать бизәге.”

Татар тәкәш авылында клуб мөдире Мусина Айгөл 25 август көнне бәйрәм кичәсе оештырды.

“Җиләк-җимеш бәйрәме“


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International