15 февраль көнне китапханә хезмәткәрләре Хафизова Г.Р., Шакирова З.С. “Өмет яры” игелек үзәгендә “Нур саласым килә сүзләремә...” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.
Тәкәштә оста куллы кызлар
“Барысы да мәхәббәттән башлана”
14нче февральдә 12нче бакча балалары Татар китапханәсендә кунак булдылар.(Тәрбиячеләре: Галиәхмәтова З.М., Галиева Ф.Б.)
13 нче февальдә Камай авыл мәдәният йортында җырчы сандугач Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә багышланган кичә узды.
10 10 февраль көнне Татар китапханәсендә “Ядкарь” клубының беренче, “Шигъри тәлгәшләр” дип аталган утырышы булды. Яңа гына оешкан клубның исеме, максаты, киләчәккә планнары билгеләнде.
10 февраль – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне. Моннан 180 ел элек, 37 яшьлек шагыйрь, Дантес белән булган дуэльдә алган яраларыннан вафат була. Үзеннән соңгы буыннарга А.С.Пушкин гаҗәеп зур әдәби мирас калдыра. Ул иҗат иткән романнар, повестьлар, шигырьләр һәм әкиятләр дөнья әдәбиятының алтын фондын тәшкил итә. Шул мирасны балаларга җиткерү максаты белән Бәзәкә авылы китапханәсендә түбән класс укучылары өчен “Яраткан әкиятләрнең тылсымлы дөньясы” дигән видеовикторина үткәрелде.
1 нче номерлы мәктәптә рәсәй язучысы Борис Пастернакның тууына 127 ел һәм аның Бондюг җирендә булуына 100 ел тулуга массакүләм чыгышлар булды.
10 нчы февраль көнне МБУ “Форпост” үзәгендә “Балалар террорга каршы” район балалар конкурсына йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләделәр.
10 нчы февраль көнне Бөрешле авылында яшәүчеләр белән очрашу булды.