ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2017 ел
шимбә

    9 нчы февраль көнне “Нептун” спорт - сәламәтләндерү комплексында “Аммоний” Акционерлык Җәмгыяте һәм  “Менделеевсказот” Җаваплылыгы Чикләнгән Җәмгыяте эшчеләре арасында йөзү буенча ярыш үтте.

  8 нче февраль көнне Гассар исемендәге мәдәният йортында галим Д.И.Менделеевның 183 еллыгына багышланган “Яшь менделеевларның Химляндия иленә сәяхәт” квесты үтте.


10
февраль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районы Балалар хокукын яклаучы вәкиленең иҗтимагый ярдәмчесе итеп Вәлиева Эльмира Баязит кызы билгеләнде.

Татар халык иҗатында бәетләрнең берничә гасырга сузылган һәм гаять җитди традицияләре бар. 9 нчы февральдә Камай авылы мәчетендә авылдашларыбыз иҗат иткән бәетләр кичәсе уздырылды.

Менделеевск районы хастаханәсендә “Ачык ишекләр көне” узды.

8 февраль көнне Иске Гришкин авылы мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә Б.Пастернакка багышланган "Звезды далекий свет: жизнь к славе и величию" дигән әдәби-музыкаль композиция уткәрелде.  

9 февральдә Бәзәкә гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасының яшьләр Аграр оешмасы презентациясе узды.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

8 февраль – энциклопедик галим, химик, физик, технолог, геолог, метереоролог Д.И.Менделеевның туган көнне. Шул уңайдан һәм шәһәребезнең 50 еллыгын каршылап, Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 3нче урта мәктәпнең  6 нчы сыйныф укучылары белән (Укытучылары Абдуллина Р.З) туган якны өйрәнү дәресе уздырды.

С.Гассар исемендәге Мәдәният йортында пенсионерлар арасында  шахмат һәм шашка буенча Татарстан республикасы ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган беренче (район) VII республика темп-турниры булып узды.

8 февраль - бөек рус галиме Д. Менделеевның туган көне. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә химикка багышланган чара оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International