Кече залда район җитәкчеләре белән берлектә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү утырышы узды. Авария ситуациясе турында ОГИБДДның җитәкчесе вазифасын башкаручы- Башаров Игорь Борисович чыгыш ясады.Узган ел да 25 юл хәрәкәте вакыйгасы булган, 2015 нче елда бу сан үзгәрмәгән. Барлыгы 4 кеше һәлак булган, ә 26 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов уздырды.
Менделеев шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда ачык ишекләр көне узды. Аның беренче кунаклары булып Алабуга районы пенсионерлары Союзы һәм Алабуга шәһәре картлар һәм инвалидлар йорты вәкилләре булды. Бу чара халыкара инвалидлар декадасы рамкасында узды. Чараның башлап җибәрүчесе - Менделеев районы пенсионерлар Союзы һәм Пенсия фонды. Чараның программасы нигезендә кунаклар музей һәм шәһәребезнең тарихы белән таныштылар.
Шимбә көнне Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцев 12 номерлы балалар бакчасында булды.Ул бирегә кайнар су белән тәэмин итү өчен урнаштырылган җиһазны һәм җылытуны тикшерү максаты белән килде. Искә төшерәбез, безнең районда шундый программа эшләп килә:аның нигезендә җылылык өчен түләү норматив буенча түгел, ә асылда кулланылган гекокаллорий өчен башкарыла. Яңа елга кадәр бу җиһаз калган уку учреждениеләренә дә куелачак.
Мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрне тәэмин итү максатларында 2015 елның 7-нче декабреннән 31 декабрьгә кадәр"Снегоход-2015"профилактик операциясе үткәрелә.