ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 11 ай дәвамында ТР Яр Чаллы алкоголь инспекциясе территориаль органы контрольдә тоту буенча  61 чара үткәрде, шуларның 36 – алкогольле һәм спиртлы продукцияне реализация өлкәсендә.


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

1998нче елдан башлап безнең илебездә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр бәйрәме булып уза. Бу көнне әниләргә  үзенчә рәхмәт әйтү, мәхәббәт белдерү һәм хөрмәт итү көне дип тә атап була. Алар безгә тормыш бүләк иттеләр, мәхәббәтләре белән безне җылыттылар. Мунай Мәдәният йортында 28 ноябрьдә “Әниләр көне” бәйрәменә багышланган концерт булды.

Шундый лозунг астында №7 «Алтын балык» балалар бакчасында антитеррор профилактикасына багышланган чаралар узды. Хезмәткәрләр, балалар, ата-аналар өчен инструктаж, күз-колак булу,  терракт була калган очракта балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре искәртелде.


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Җиңүнең 70 еллыгын 2015 нче елда безнең илебез бәйрәм итте.Безнең Менделеев шәһәрендә бу чарага багышланган бәйрәмнәр ел буе уздырылды.Шунысы куанычлы, шәһәрнең Туган якны өйрәнү музее бу эштә үзенең өлешен кертә.Август аенда музей хезмәткәрләре МБГБУ “Беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең”саклау фондына куелган документларын мәктәпләргә тарату өчен әзерли башладылар.

Бердәм кабул итү көне иртәнге сәгать сигездә Чершинцев Валерий Сергеевич,Партиянең җирле бүлеге сәркатибе,район Советы председателе белән сөйләшүдән башланды.Менделеев районы  шәһәр советы депутаты  Шамсин Д.Р., Шавалиев И.Ф., Губайдуллина И.Х., Абдрахманов Ф.А., Крылова М.П.,  Җирле политсовет членнары Гимазетдинов М.А., Искандарова Д.А., Зарипов М.М.,.беренчел авыл җирлеге бүлеге сәркатипләре-ОМС депутатлары  көн буе төп эштән тыш ,мөрәҗәгать иткән яшәүчеләрнең сорауларын хәл иттеләр

Яр Чаллы шәһәренең Балалар иҗади үзәгендә  ”Беренче курс студенты-2015”    гала-концерт фестивале .Монда Татарстан Республикасының 20  иң талантлы студенты катнашты.

2015 нче елның 30нчы ноябрендә Балалар сәнгать мәктәбендә ата- аналар өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.Бу концертта музыка һәм эстетика бүлегенең укытучылыры,укучылыры  катнашты.

Концертка әниләр,әбиләр килгәннәр.Алар чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңладылар,көчле алкышларга күмделәр.Кичәдә кадерле әниләр,әбиләр өчен Абрамова Дарина, Соловьев Дмитрий, Климова Каролина, Арсланова Анастасия, Семенов Артем, Булатова Алина, Баяндин  Даниил, Юсупова Алсу, Переина Злата, Кашапов Роман, Филатова Дарья, Безбородова Александра, Пшембаева Галия һәм  инструменталь ансамбль «Скрипунелла»


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

27нче ноябрь көнне 4нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы методик берләшмә утырышы булып узды. Утырышның темасы ” Укучыларны системалы рәвештә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерләү”. Түгәрәк өстәл артында районыбыз укытучылары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм киңәшләрен бирделәр.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген администрациянең актлар залында ЖКХ сораулары буенча киңәшмә уздырылды.

Торак-комуналь хезмәтләргә түләү өчен бурычлары булган фатирлар  буенча йөреп чыгу каралды.Бу эшкә бюджет оешмалары хезмәткәрләре,компания җитәкчеләре һәм расчёт үзәге хезмәткәрләрен җәлеп иттеләр.

Тихонова авыл китапханәсендә   ”Дөньяда син барыннан да яхшы”дигән Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.Бу кичәгә әбиләр,әниләр,иң актив укучылар чакырылган иде.

Китапханәче Медведева Надежда Степановна килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.Дөньяда изге сүзләр  бар.Шул сүзләрнең иң җылысы,ягымлысы-Әни сүзе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International