ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Кичә бюджет финансларын максатка ярашлы куллану буенча ФБП председателе Григорьев М.В. ның чыгышы тыңланды. Чыгымнарны арттыру буенча Зарипов Р. Тәкъдимнәр кертте. Утырышны Галиева Л.Ф. алып барды.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Менделеев шәһәре адманистрациясе бинасында халыкны кабул итү көне узды. Анда районның халыкка хезмәт итү буенча  барлык оешма  вәкилләре катнашты. Бу юлы менделеевлылар район җитәкчесенә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр:

Дүртенче декабрьдә Икенче санлы “Әкият” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Сихри  юлтамгасы” дип аталган беренче шәһәрара бәйге-фестивале уздырылды. Бәйгедә № 1, 2, 6, 7, 8, 10 балалар бакчасыннан балалар катнашты. Һәр командада 4 шәр кеше көч сынашты. Бәйгенең  мәсьәләсе булып балаларга юл һәм транспорт травматизмы булдырмау буенча башкарылган профилактик эшләр булдыру. Балаларның юлда үз-үзләрен тоту, юл йөрү кагыйдәләрен белүдә ныклы белемнәрне булдыру, бу мәсьәлә буенча ата-аналарны җәлеп итү тора.  Бәйгедә катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук өй эше итеп юлда ата-аналар катнашында булган төрле хәлләр буенча фотосурәт алып килергә булган. Бу эш тә балалар тарафыннан башкарылган иде.

Яшерен  исерткеч эчемлек продукцияләрен тыю максатыннан 2015 нче елның 10 нчы декабреннән 20 нче декабренә кадәр Менделеев муниципаль районы территориясендә “Яшерен  исерткеч эчемлек” ункөнлеге игълан ителде.

2015 нче елның 5 нче декабрендә мәктәптән тыш үзәк оештырган “Туган ягыңны бел һәм ярат!” исемле патриотик уен узды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Уен квест формасында үтте.  Аны оештыручы – Мухаметзянова  Гүзәл Камил кызы.  Балаларга 5 станциядән торган шаршрут бите бирелде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, ГТО  нормаларын тапшырдылар.Соңгы станция- Менделеев шәһәренең Почетлы гражданины  В.В.Георгиевский фатиры иде. Җиңүче командага бүләкне Георгиевскийның тормыш иптәше Нина Михайловна тапшырды һәм үзенең теләкләрен җиткерде.

2015 нче елның 5 нче декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә балалар һәм яшьләр өчен ирекле көрәш буенча Республика турниры узды.Анда “Батыр”да тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Менделеев көрәшчеләре үз категорияләрендә чемпион булдылар. Алар: Фомин Максим, Гайфуллин Руслан, Зубрин Михаил, Зубрин Тимур, Волков Роман.

Менделеев муниципального  районының  авыл хуҗалыгы оешмалары 5 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган ярминкәдә катнаштылар. Алар арасында  Аглиев Динар Раисович, Махмудов Эльдар Абтолыб Оглы, Гасанов Мехти Акберлар бар иде.Шәһәрдә яшәүчеләргә бал,сөт, фураж, каз, яшелчә һәм ит  тәкъдим ителде. Барлыгы 170 мең сумлык продукция сатылды.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

6 нчы декабрь көнне  балалар китапханәсендә “Без бергә” исемле күңелле сөйләшү узды.Бу чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган иде.Безне Смешинка (Сырышева Т.Н)  каршы алды һәм уйнарга тәкъдим итте. Бу очрашуга ул үзе генә килмәгән. Аның белән бергә Смайликлар да(Марготнова И.А, Назарова Е.А) килгән иде. Без бергә  биедек  һәм  уйнадык, табышмаклар чиштек, җырлар җырладык.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү хезмәткәрләре балалар өчен ат спорты базасына  мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Балаларны капка төбендә база хезмәткәре Алибаева Люция Аликовна каршы алды. Люция Аликовна аларга ат токымнары турында сөйләп кенә калмады, шулай ук һәр токымның  билге үзенчәлекләрен  аерып күрсәтте.

Внешэкономбанк  бу бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International