ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2023 ел
җомга

Менделеевск районы дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге велосипедта йөрүчеләр хәрәкәте бары тик тротуарлар, җәяүлеләр һәм велосипед юллары буенча гына, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә дә башкарылырга тиеш; 14 яшьтән өлкәнрәквелосипедта йөрүчеләргә юлларның уң ягы буйлап хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә, шул ук вакытта велосипедта йөрүчеләр борылырга ниятәсәләр ишарә белән күрсәтергә  һәм саклану чаралары турында онытмаска тиеш (саклык шлемы, терсәкләрне, кулларны, кул чукларын саклау чаралары).


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле менделеевлылар!

11 августта 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Яр буе, Кырым, Елга, Кояшлы, Багаутдинов, Яшьләр, Тихогорск урамнары буенча яңа төзелгән газүткәргечкә тоташтырулар белән бәйле рәвештә газ бирү туктатылачак. Хәлне аңлавыгыз өчен рәхмәт!

Хаталарның берсе-стаж формасында (СЗВ-СТАЖ) гражданлык-хокукый характердагы килешү буенча 2022 елның 31 декабренә хисап чоры тәмамланганда иминиятләштерелгән кешенең эштән азат ителүе турында мәгълүмат булмау.

Балалы гаиләләргә бердәм пособие билгеләү өчен гаиләнең һәр әгъзасына уртача җан башына керем исәпкә алына.

"Мәҗбүри пенсия иминияте һәм мәҗбүри социаль иминият системаларында шәхси (персонификацияләнгән) исәп-хисап турында"  1996 елның 1 апрелендәге  27-ФЗ номерлы  Россия Федерациясе Федераль законының  11 статьясында иминиятләштерүченең үзендә эшләүче теркәлгән затлар турында мәгълүмат бирү бурычы билгеләнгән, шул исәптән даими эшкә күчерелгән очракта да.


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

Эшләүче яшьләр арасында ел саен уздырыла торган «Наше время - Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале җиңүчесе - гамәлдәге махсус хәрби операциядә катнашучы Ренат Шәйдуллинга проектны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Рәиснең Рәхмәт хатын тапшырдылар..

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие өчен кая мөрәҗәгать итәргә. Белгечләр ике вәзгыятьне карадылар.

Бу елның апреленнән Россия Социаль  фонды Татарстан бүлегенең Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны кабул итүнең эксперименталь графигы буенча эшли, шул исәптән ял көннәрен дә кертеп. Өстәмә кабул итү өчен белгечләргә консультация сорап  200дән артык граждан мөрәҗәгать итте.

80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга Социаль фонд иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүне ике тапкыр арттыра. Бу картлык буенча иминият пенсияләрен алучыларга кагыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International