ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

27 август көнне Тихоново авыл җирлегендә, авылда яшәүче Сергей Растремин   инициативасы белән, ачык һавада кино күрсәтү үткәрелде.

“Геройлар узышы” - экстремаль ярышлар, алар бүген, 28 августта, Монай авылы мәйданында узды. Катнашучыларга үзләрен чыдамлылыкта сынап карарга һәм катлаулы каршылыкларны узарга кирәк иде.

Песәй мәдәният йортында балалар өчен музыка уен кораллары һәм аларның килеп чыгу тарихына багышланган кызыклы викторина үткәрелде. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

Балаларның җәйге ялын оештыру максатыннан Бәзәкә китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, 27 август – Россия киносы көне уңаеннан, “Ах, синема, синема” дигән конкурслы уен программасы үткәрелде.

30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте. 27 августта Татарстан Республикасы көне һәм Менделеевск шәһәренең 55 еллыгы алдыннан Песәй авыл китапханәсендә балалар өчен “Китап битләре буенча туган як турында" дигән экскурсия сәгате үткәрелде.

26 августта Тойма авыл китапханәсендә китапханәче, мәдәният йорты директоры белән берлектә, җәлилчеләрне искә алу көненә багышланган “Без якташларыбыз онытырга тиеш түгел!” дигән патриотик сәгать үткәрде.


26
август, 2022 ел
җомга

Бүген Менделеевск районында соңгы атна йомгаклары буенча урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләделәр.

Татар китапханәсендә “Кама Таңнары” социаль приюты балалары белән “Татарстан киңлекләрендә” дигән виртуаль сәяхәт оештырылды. Чара Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелде.

Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) шуны билгеләп үтә: элек билгеле бер ысул җайсыз булган очракта, пенсияне алу ысулын үзебез теләгәнчә сайларга мөмкин, аны һәрвакыт үзгәртеп була. Исегезгә төшерәбез, пенсияне : Россия почтасы аша — өйгә китерү яки яшәү урыны буенча почта бүлегендә, кредит учреждениеләре (банклар) аша, банк бүлеге кассасында, шулай ук «МИР»банк картасы аша алырга мөмкин.

Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) район халкына искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр бирелгән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләү гаризалары буенча акчалар 2022 елның 1 апреленнән түләнә, ул сигез яшь тулган айдан исәпләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International