ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Хаталарның берсе-стаж формасында (СЗВ-СТАЖ) гражданлык-хокукый характердагы килешү буенча 2022 елның 31 декабренә хисап чоры тәмамланганда иминиятләштерелгән кешенең эштән азат ителүе турында мәгълүмат булмау.

Балалы гаиләләргә бердәм пособие билгеләү өчен гаиләнең һәр әгъзасына уртача җан башына керем исәпкә алына.

"Мәҗбүри пенсия иминияте һәм мәҗбүри социаль иминият системаларында шәхси (персонификацияләнгән) исәп-хисап турында"  1996 елның 1 апрелендәге  27-ФЗ номерлы  Россия Федерациясе Федераль законының  11 статьясында иминиятләштерүченең үзендә эшләүче теркәлгән затлар турында мәгълүмат бирү бурычы билгеләнгән, шул исәптән даими эшкә күчерелгән очракта да.


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

Эшләүче яшьләр арасында ел саен уздырыла торган «Наше время - Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале җиңүчесе - гамәлдәге махсус хәрби операциядә катнашучы Ренат Шәйдуллинга проектны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Рәиснең Рәхмәт хатын тапшырдылар..

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие өчен кая мөрәҗәгать итәргә. Белгечләр ике вәзгыятьне карадылар.

Бу елның апреленнән Россия Социаль  фонды Татарстан бүлегенең Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны кабул итүнең эксперименталь графигы буенча эшли, шул исәптән ял көннәрен дә кертеп. Өстәмә кабул итү өчен белгечләргә консультация сорап  200дән артык граждан мөрәҗәгать итте.

80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга Социаль фонд иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүне ике тапкыр арттыра. Бу картлык буенча иминият пенсияләрен алучыларга кагыла.

ТР икътисад министрлыгы ТР эшмәкәрлеккә ярдәм фондының "Минем бизнес" үзәге белән берлектә Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләр продукциясен маркетплейсларда алга этәрү буенча «Pro_markетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә. Беренче укыту марафоны 14 августтан узачак һәм Wildberries маркетплейсында пропагандалауга багышланачак.


8
август, 2023 ел
сишәмбе

Хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәт үтә торган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие һәм хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәт үтә торган хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие 81-ФЗ2 номерлы Федераль закон белән каралган. Аңа ярашлы рәвештә, балага айлык пособие бала туган көннән билгеләнә, әмма баланың әтисе хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәтне башлаган көннән иртәрәк түгел. Пособие бала караучыга пособие алырга хокуклы булган чорда түләнә һәм бала өч яшькә җиткәч, әмма әтисе хәрби хезмәтне тәмамлаган көннән дә соңга калмыйча, туктатыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International