ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Менделеевскида булачак пляж концепциясе проекты турында фикер алышу булды. Ул район территориясендә беренчеләрдән булып төзекләндереләчәк. Халык тыңлауларына мәктәп директорларын, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләрен, ТИҮ рәисләрен, Иҗтимагый һәм Сәяси Советлар, пенсионерлар берлеге вәкилләрен чакырдылар. Бу хакта үзенең телеграм-каналында район башлыгы Радмир Беляев сөйләде.

2023 ел Менделеевскида патриотик тәрбия һәм белем бирү елы эгидасы астында узачак. Бу хакта киңәшмәдә район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

Менделеевск районында Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Ул 10 декабрьгә тәмамланырга тиеш. Хәзер шәһәр территориясе бизәлә, урамда боз шугалаклары ясала, чыршылар үткәрүгә әзерлек эшләре бара.

Менделеевск районы Штабы мобилизацияләнүче хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча өстәмә ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Утырышны район башлыгы Радмир Беляев үткәрде.

Әниләр көне алдыннан Менделеевскидагы гражданлык хәле актларын теркәүнең тантаналар залына күп балалы әниләрне, инвалид балаларның әниләрен, шулай ук Әфган сугышында һәм Украинада һәлак булган солдатларның аналарын чакырдылар. Быел махсус хәрби операция зонасына берьюлы ике улын озаткан әниләрне дә хөрмәтләделәр. Менделеевскида андыйлар җиде кеше.

Сәяхәткә бик күп спортчылар һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары җыелды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Әзербәйҗан Республикасында Татарстан Республикасы делегациясе эшендә катнашты.

Торак шартларын яхшырту Менделеевск районында ана капиталын куллануның иң популяр юнәлеше булып кала. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр Пенсия фондының клиент хезмәтләренә кермичә торак шартларын яхшырту өчен ана капиталы акчалары белән эш итә алалар.

Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык акчалата түләүнең 12 айга билгеләнүенә игътибар итә.

ОСАГО бәясенә компенсация алу кагыйдәләре турындагы сораулар белән бәйле рәвештә, Менделеевск районында Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) мәҗбүри автоиминият килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең 50 проценты күләмендә түләү медицина күрсәткечләре буенча транспорт чаралары булган инвалидларга гына бирелә, дип искә төшерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International