ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Патриотик башваткыч иң эрудицияле балаларны җыйды. 30 июльдә Монаш авыл йорты хезмәткәрләре пазл-батл оештырды, аның максаты Россиянең сәяси картасын җыю иде.

31 июль - яраткан китапларыңны искә алу көне. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Тойгуҗа мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "К.И. Чуковскийның бу юллары нинди әкиятләрдән?" дигән викторина үткәрде. Балалар сорауларга җавап бирделәр, биремнәрне үтәделәр һәм хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, ә аннары үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр.

Кәгазьдән җилпәзә - кызык уенчык кына түгел, җәйге эсселекне кичерергә ярдәм итәчәк гади чара да.   Ижевка мәдәният йортында да кәгазьдән җилпәзә ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Бик зур кызыксыну белән балалар эшкә кушылды.

"Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле" ди татар халык мәкале. Бер­ләш­кән мил­ләт­ләр оеш­ма­сы ини­ци­а­ти­ва­сы белән 30 июль - Ха­лы­ка­ра дус­лык кө­не бу­ла­рак бил­ге­лә­нә. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

31 июльдә Енабердино мәдәният йорты территориясендә цифрлаштыру елына багышланган футбол уены үткәрелде. Уен финалга кадәр мавыктыргыч булды.

Өстәмә ИТ-белем 50%, 75% ташламалы яки бушлай Россиянең 16 яшьтән өлкәнрәк барлык төбәкләрендә яшәүчеләргә мөмкин булды.

30 июль көнне Енабердино Мәдәният йортында балалар белән Халыкара дуслык көненә "Ныклы дуслык сынмый" дип исемләнгән  эстафета үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар, җитезлек, тизлек күрсәттеләр. Дуслар белән уйнау, бер-береңә ярдәм итү, ярышу һәм бергә җиңү һәрвакыт кызык бит.

29 июльдә Татар Чаллысы мәдәният йортында Халыкара дуслык көненә багышланган “Дуслык елмаюдан башлана!” дигән уен программасы узды.

28 июль көнне Сәйтәк авыл клубында өстәл артында уеннар узды.

27 июль көнне Сәйтәк авыл клубында "Тынычлыкка - әйе, террорга - юк» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чарада катнашучылар терроризм һәм Украинада махсус операция турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International