ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2022 елның 27 июнендә көндез һәм кич урыны белән яшен, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин, боз булуы ихтимал.

Татарстанның Менделеевск районы Удмуртиянең Можга шәһәрендә Сабан туен   оештырды.


25
июнь, 2022 ел
шимбә

Агымдагы елның мартында «Аммоний» химия комплексы, республиканың әйдәп баручы химия-технология югары уку йорты һәм район җитәкчелеге хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Килешү кысаларында Менделеевскида химия-технология көллияте төзелеше планлаштырылган.

2022 елның 26 июнендә иртән һәм көндез 

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 

төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. (Казан шәһәре, 15-18 м/с).


24
июнь, 2022 ел
җомга

21 июнь көнне Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбе укытучылары Әхмәтгәрәева Г.Г. һәм Фаттахова А. А. белән берлектә мәктәп яны лагере балалары өчен «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез» исемле танып - белү сәгате үткәрделәр.

Ел саен 23 июньдә бөтен дөньяда Халыкара Олимпия көне билгеләп үтелә. Татар Чаллысы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен «Кече җәйге Олимпия уеннары» дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырдылар.

22 июнь көнне Песәйдә обелиск янында «Хәтер шәме» акциясе узды.

Кичә район җитәкчесе Радмир Беляев   генераль директор Дмитрий Макаров һәм аның урынбасары Юрий Разбежкин катнашында социаль объектларда эшлекле сәфәр кылды. Очрашуда Коммунаның иске бинасын торгызу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Элек бу бина менделеевлыларның мәдәни тормышы үзәге булган. Радмир Илдар улы әлеге объектны торгызу буенча үз идеяләре турында сөйләде.

22 июнь көнне Монай авыл җирлегендә "Хәтер шәме"акциясе узды.

22 июнь көнне Тихоново авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International