ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

27 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән томан, күз күреме 500 м һәм  аннан  да кимрәк

- төнлә һәм көндез яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, көндез 15-20 метр.

Республикабызның күп кенә гражданнары, фатир яки бүлмәне арендага биреп, өстәмә керем алалар. Әмма мондый керемнәрдән салымнар түләргә кирәк. Мондый керемнәрне законлаштырырга мөмкин булган берничә вариант бар: алынган табышларын күрсәтеп, салым инспекциясенә декларация тапшырырга, үзмәшгуль булырга яки шәхси эшмәкәр сыйфатында салым салуның патент яки гадиләштерелгән системасында теркәлергә. Һәр очракны аерым-аерым карарбыз

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Ул татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. 22 апрель көнне Тойма авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә «Шәм янганда»дип исемләнгән импровизация кичәсе үткәрелде.

25 март көнне Турай авыл китапханәсендә язучының 136 еллыгына багышланган «Тукайлы балачак» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

25 апрель көнне Үзәк китапханә 3 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кырлайга сәяхәт» исемле туган тел сәгате үткәрде.

Тойгуҗа авыл китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан "Тукай, син һәрвакыт туган халкың хәтерендә" дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрелде.

Вениамин Александрович Каверинның тууына 120 ел тулу уңаеннан балалар китапханәсе 1 нче мәктәпнең җиденче сыйныф укучылары өчен язучы (укытучысы Кузнецова М.В.) иҗатына багышланган «Тормыш көзгесе алдында» дип исемләнгән әдәби сәгать әзерләде.

Балалар китапханәсендә 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Халык уенчыклары» танып-белү сәгате үткәрелде.

22 апрель көнне  Ижевкада, мәдәни мирас елы кысаларында, Ижевка авыл китапханәсе «һәр һөнәр мактаулы» дип исемләнгән фольклор бәйрәм оештырды.

«Алтын каләм – Золотое перо» республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале – Татарстан Республикасы яшьләре өчен 26 еллык тарихы булган, журналистика һәм яңа медиа белән мавыккан гадәти проект.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International