Бүген Дәүләт Думасында РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, КУЭ Корпорациясе, Федераль салым хезмәте, РФ Генераль прокуратурасы, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы, РФ Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, иҗтимагый оешмалар һәм эксперт бергәлекләре вәкилләре катнашында кече һәм урта эшмәкәрлек комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Фикер алышуның төп темасы-бизнеска дәүләт ярдәменең кризиска каршы программалары.
Буада 18-21 ноябрь көннәрендә 2009-2010 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Беренчелеге үтте.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
20 ноябрьдә Тойма авыл мәдәният йортында ял кичәсе узды
21 ноябрь көнне Тойма авыл мәдәният йортында "йөрәк йөрәккә" дигән исем астында чара узды.
21 ноябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында Әниләр көне алдыннан "Әниләр өчен Фенечки" дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде.
21 нче ноябрь- Халыкара сәламләшү көне. Сәламләшү элек- электән үк күркәм гадәт булып саналган. Балалар да бу турыда онытмасын дип, Песәй мәдәният йортында "Сәламләшү көне" дигән күңел ачу чарасы үткәрелде.
Песәй мәдәният йортында уздырылган чираттагы сәламәтлек сәгате "Яшүсмер һәм тәмәке" темасы астында узды.
21 ноябрь - Бөтендөнья балалар көнендә Енабердино Мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел мультфильмнарын күрсәттеләр. Балалар бик теләп карадылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Балаларда сәламәт яшәү рәвеше,вируслы авыруларны профилактикалау турында төшенчә формалаштыру,шулай ук файдалы продуктлар һәм витаминнар турында белү максатыннан ,20 ноябрь көнне Енабердино авыл мәдәният йортында "Витаминда кунакта"дигән күңел ачу-танып-белү программасы үткәрелде.