Тулырак мәгълүматны сайтта карагыз.
2 сентябрь көнне Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 77 ел тула. Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Без хәтерлибез"дигән хәтер шәме узды.
2 нче сентябрь көнне Песәй авылы җирлегендә Менделеевск муниципаль районы башлыгы Беляеев Радмир Ильдар улы урып-җыю чорында мул уныш җыеп алучы хөрмәтле игенчеләр белән очрашты. Кыр батырларын мактау кәгазе һәм акчалата премия белән бүләкләде. Авыл үзешчәннәре матур концерт программасы белән чыгыш ясады. Зур хөрмәткә лаек булган уңган игенчеләргә юлланган матур теләкләр, дәртле җырлар аларны яңа уңышларга рухландырды.
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә аерым дата - террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән аерылгысыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачынып искә төшерә. Камай мәктәбендә шушы фаҗигале вакыйга уңаеннан “Фаҗига исеме - Беслан” дигән исем астында хәтер сәгате үткәрде, анда балалар әлеге куркыныч көннәрдәге вакыйгалар белән таныштылар.
Енабердино авыл мәдәният йортында террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган куркынычсызлык һәм хәтер сәгате үткәрелде.
1 нче сентябрь - Белем көне. Мәктәп балаларның шат авазына күмелде. Матур чәчәк бәйләмнәрен кулларына тотып, пөхтә итеп киенеп, алар белем йортларының бусагасын атлап керде. Әлеге бәйрәмдә Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Балалар тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль чыгыш килгән кунакларның күңеленә хуш килде. Мәдәният йорты тормышында актив катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Бүген администрациядә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә атналык эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе узды.
3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Ул Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле, ул вакытта сугышчылар шәһәр мәктәпләренең берсен басып алалар һәм бернинди гаепсез кешеләр һәлак булды. Песәй авыл китапханәсе балалар өчен "Бесланны хәтерлибез" дигән хәтер сәгате үткәрде.
Тойгуҗа авыл китапханәсендә, террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан, "Террорчылыктан башка киләчәк" дигән мәгълүмати әңгәмә узды.
Тихоново авыл китапханәсендә “Кешелек дөньясы өчен террорчылык куркыныч” дигән мәгълүмат сәгате узды.