ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 5 сентябре 8.00 сәгатьтән 2022 елның 12 сентябре 10.00 сәгатькә кадәр Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан (алга таба – шәхси ярдәмче хуҗалыклар) ике һәм аннан да күбрәк сыерлары булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга таналар һәм азык алуга киткән чыгымнарны каплауга гаризалар кабул итүне игълан итә.


3
сентябрь, 2022 ел
шимбә

4 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән 1 градуска кадәр салкынайту көтелә.


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

2 сентябрьдә балалар китапханәсендә 1нче мәктәпнең беренче сыйныф укучылары (укытучы Мөхәммәдиева Т.В.) булдылар. Китапханәче Галиуллина Л. Г. балаларны яңа уку елы белән котлады һәм алар өчен «Сәламәт булырга теләсәң» дигән танып – белү сәгате үткәрде.

Иске Гришкин авыл китапханәсе Иске Гришкин  төп гомуми белем бирү мәктәбенең  мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән берлектә (тәрбияче Молчанова А.Р.) «Книжка на ладошке» акциясенә кушылды.

Сизелмичә һәм тыныч кына җылы, күңелле җәй үтте. Көз җитте, яңа уку елы башланды, димәк, укучыларны яңа кызыклы дәресләр, күңел ачулар, яңа белемнәр һәм ачышлар китерәчәк бәйрәмнәр көтә. 2 сентябрь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә Ижевка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Күңелле дәресләр мәктәбе» дип аталган танып-белү-уен программасы үткәрелде.

Бүген Менделеевск командасы подряд оешмалары вәкилләре белән берлектә Интернационалистлар бульварын карадылар. Җәмәгать мәйданын яңарту «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керүче «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Чаллыда «Мәдәниятне үстерү» федераль дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасын ачу тантанасы булды.

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр итүенчә, пенсия фонды 15 августтан гаиләләрнең шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ачылган балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен түләүгә ана капиталы белән эш итү турындагы гаризаларын карый башлаган.

237-ФЗ номерлы федераль закон белән «Мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу турында» 1996 елның 1 апрелендәге 27-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелә[1], шул исәптән шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу мәгълүматларын бирү тәртибен һәм срокларын үзгәртүне күздә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International