ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Тойма авыл мәдәният йортында "Эт кешенең дусты"  бәйгесе узды. Балалар да бик теләп үзләренең иң яхшы дуслары белән фотога төштеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Этләре булмаган балалар бик теләп үзләренең дусларының рәсемнәрен ясадылар. Чара күңелле һәм тату үтте.

Иң яратып, көтеп алган милли бәйрәмебез – Питрау алдыннан Сәйтәк авылы урамнарында тирә-якны милли көйләргә күмеп бүләк җыйдылар.

 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс сәйтәкавылклубы

1 июль көнне Сәйтәк авыл клубында балалар авыл клубы мөдире Гыйззәтуллина Я.Г.  белән берлектә авазлар иленә кызыклы һәм күңелле сәяхәткә киттеләр.

2 июль көнне Сәйтәк авыл клубында сюрпризлар көне үтте.

Татарстан Республикасы эшмәкәрләре үз бизнесын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак кулланалар. Бу махсус салым режимы бухгалтерлык исәбен алып бару һәм салым салуның патент системасы буенча салым декларациясен тәкъдим итү, түбән салым ставкасы, кайбер салымнарны түләүдән азат итү бурычы булмауны аеруча җәлеп итә. Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә салым салуның әлеге системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасын иминият кертемнәренә киметү мөмкинлеге каралган; ул кулланыла ала торган эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелгән һәм ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге объектлар мәйданының иң чик күрсәткечләре арттырылган.

2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин катнашында брифинг булып узды.

Песәй авыл китапханәсе өчен җәйге каникуллар вакытында балалар белән эшләү, балаларның җәйге ялын оештыру традициягә әйләнде. Ә укудан да файдалырак нәрсә  булырга мөмкин?

1 июль көнне Песәй авыл китапханәсендә "Сәламәтлек синең кулларыңда"дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде. 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планын үтәү йөзеннән, 2022 елның июль-август айларында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның Республика форумын оештыра.

Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм өлкә губернаторы Евгений Куйвашев катнашында XV өлкә Сабан туе   бәйрәме узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International