ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балаларны яклау көне уңаеннан велоузыш узды, анда төрле яшьтәге 400 дән артык кеше катнашты.

Балаларны яклау көне уңаеннан Абалач авыл китапханәсе оештырган  «Исәнме, җәй» дип исемләнгән бәйрәм күңелле үтте.

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге искә төшерә, хәзер барлык басыла торган материаллар РПФның рәсми сайтында www.pfr.gov.ru гражданнарга укырга гына түгел, тыңларга да мөмкин. Бу бигрәк тә  начар күрүчеләр өчен һәм электрон җайланманың текстын кабул итү кыен булган кешеләргә кирәк.

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өч айлык пособие арта: тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен 8 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балаларга түләүләр, шулай ук йөкле хатын-кызларга түләү.

1 июнь көнне Тихоново китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль тәэминат өлкәсендә һәм мәгълүмати-аңлату сәясәте өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Сөт - универсаль азык продукты. Академик Павлов сөтне «табигать үзе әзерләгән, җиңел эшкәртелә һәм туклыклылык белән аерылып торган» азыкка кертә. Сөт белән без беренче сәгатьләрдән үк очрашабыз. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының 12 рациональ туклану принцибының икесендә сөт турында әйтелә.

Роспотребнадзор баланы лагерьга ничек дөрес итеп җыярга кирәклеген искәртә. Балага үзе белән алырга ниятләгән әйберләр саны 21 көнлек сменага исәпләнергә тиеш 

 

12 июньнән «Содружество» шәһәр яны компаниясе алты шәһәр яны поездын билгели. Бу социаль әһәмиятле проект Татарстан Хөкүмәте һәм Куйбышев тимер юлы белән берлектә республика халкының мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла.

1 июньдә Яңа Кокшан авылында китапханә rклуб мөдире белән берлектә халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Cюрприз белән җәйнең могҗизалы бәйрәме” дигән мавыктыргыч-танып белү программасы үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International