21 май көнне Актаҗик авыл клубы территориясендә Татарстан Республикасының Вятка-Кама төбәгендә яшәүче мари хатын - кызларының "Туган як матурлыгы" дип аталган костюмнар фестивале булып узды.
21 май көнне "Дөрешкәй" театр коллективы Менделеевск районының Камай авылына "Балакай" (Илгиз Зәйниев) спектакле белән килде.
21 май көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Минем яраткан хайваным"дип исемләнгән фотокүргәзмә үткәрелде.
20 май көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре бик мөһим темага багышланган «Әти, әни, мин – имин гаилә» дип исемләнгән интеллектуаль гаилә уенын үткәрделәр.
19 май-пионерия көне, ә 2022 елда Бөтенсоюз пионерлар оешмасы оешуга нәкъ 100 ел тулды. Бер гасыр узды, әмма "Пионерия көне" үзенең актуальлеген югалтмый һәм аны илебездә дәвам итәләр. Әлеге истәлекле дата кысаларында Тойгуҗа авыл китапханәсендә танып-белү әңгәмәсе һәм китап күргәзмәсе оештырылды.
19 нчы май көнне Песәй мәдәният хезмәткәрләре мәктәптә пионер туган көненең 100 еллыгына багышланган бик матур кичәдә катнаштылар.
23 майда күп кенә илләрдә зирәклекне, байлыкны һәм озын гомерне гәүдәләндерүче Бөтендөнья ташбака көне билгеләп үтелә.
Быел пионерия көненә 100 ел тулды. 22 нче май көнне Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "Пионер учагы тарихы"дигән темага танып-белү әңгәмәсе үткәрде.
Пионериягә 100 ел тулу уңаеннан Татар Тәкәше авылында «Минем пионер балачагым»дип исемләнгән искә алу кичәсе узды.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз яңгыр, төнлә һәм иртән аерым районнарда юеш кар явачак.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә 0..+3, урыны белән туфракта һәм һавада -2.
Һаваның максималь температурасы көндез +8..+12˚.