25 апрель көнне бөтендөнья бию көне уңаеннан Ижевка авыл мәдәният йортында "Дэнс-бум"флэшмобы узды.
27 апрель көнне Үзәк китапханәдә Мәскәү өчен көрәш тәмамлануга 80 ел тулуга багышланган «Утлы Мәскәү чикләрендә» дип исемләнгән тарих дәресе узды.
Иске Гришкино авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Тукай дөньясына сәяхәт»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
Россия Президенты икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә 2023 елга кадәр икенче квартал өчен иминият взносларын түләүне кичектерергә, ә җитештерү предприятиеләре өчен 2022 елның өченче кварталына да кичектереп торырга тәкъдим итте. Әлеге чара эшмәкәрләргә 52 млн. сумга якын хезмәткәрлек иткән 1,1 триллион сумга якын акчаны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Конференциядә мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре вәкилләре белән мәгарифне цифрлы трансформацияләү турында фикер алыштылар.
26 апрель көнне Үзәк китапханә 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Экологик җир тирәли сәяхәт» дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрде.
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган ягыбызның матурлыгына, яхшылыгына өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Бу көнне Татар Чаллысы авыл китапханәсендә «Тукай исемендәге йолдыз " дип исемләнгән күргәзмә – викторина үткәрелде.
26 апрель көнне Тойма мәдәният йортында "Гаилә даирәсендә"акциясе узды.
26 нчы апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Песәй мәдәният йортында "Тукай - шигърияттә якты йолдыз" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә уздырылды.
26 апрель көнне Абалач мәдәният йорты китапханә һәм авыл балалары белән берлектә Г.Тукай әкиятләре буенча мавыктыргыч әдәби сәяхәткә чыктылар.