ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Канатлы дусларга яхшы шартлар тудыру өчен, Монай авыл мәдәният йортында Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар йорты» дигән экологик акция узды.

Әйдәгез, елмаеп алыйк! Нәкъ менә шундый исем астында Монай авылы мәдәният йортында балалар өчен юмор һәм көлке көненә багышланган акция узды.

3 апрель көнне Абалач мәдәният йортында үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар.

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре  "Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр һәм шәһәр мәктәпләре балалары өчен "Бер көлке, ике көлке" бәйрәмен уздырды.

2 апрель көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә көлке көненә багышланган "Барысы да киресенчә"дип исемләнгән чара узды.

Быел балалар китабы атналыгы Корней Чуковскийның 140 еллыгына багышланды. Беренче апрель көнне Ижевка авыл китапханәсе "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Корней Чуковскийның әкиятләр могҗизасы" дип кычкырып укулар үткәрде.

2 апрель көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә балаларга "Балалар китабы - балаларның иң якын дусты" дигән әдәби кичә үткәрелде.

2 апрель көнне, көлке көне уңаеннан  Абалач мәдәният йортында "Мәзәкләр" дип исемләнгән уен программасы булып узды.

Балалар китабы атналыгы кысаларында Енабердино авыл китапханәсендә балалар язучысының 140 еллыгына багышланган “Корнейның юбилее” исемле бәйрәм узды.

1 апрель көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Безнең канатлы дусларыбыз» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International