ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

31 март көнне Тихоново авыл китапханәсендә «Әкиятләр дөньясында»дип исемләнгән әдәби уен-викторина үткәрелде.

Без барыбыз да балачактан әкиятләр яратабыз. Әкиятләр безне тормышка өйрәтә, яхшылык һәм яманлык турында сөйли, дөньяны танып белергә булыша. Ә менә аларны яшь китап укучылар ни дәрәҗәдә яхшы белүен "Без китаплар укырга һәм геройларны белергә яратабыз" дигән әдәби калейдоскоп барышында белдек. Чара балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, Камай мәктәбендә кече сыйныф укучылары өчен узды.

Шәһәр инфраструктурасы буенча нинди үзгәрешләр көтә, туры эфирда район җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде.

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Песәй авыл китапханәсендә балалар язучысы К.И. Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Корней бабайда кунакта" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

К.И. Чуковский әсәрләрен бүген дә балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратабыз. "Муха-Цокотуха", "Федорино горе", "Тараканище " — Корней Ивановичның бу һәм башка әкиятләре балалар әдәбиятының алтын фондына нык итеп язылган.

Сәйтәк авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы кысаларында “Лэйсан” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  өчен К.И.Чуковскийның тууына 140 ел тулуга багышланган “Күңелле әкиятче янында кунакта” дигән кычкырып укулар узды.

Тихоново авыл китапханәсендә язучының 140 еллыгына багышланган “Корней Чуковскийның гаҗәеп дөньясы” дигән әдәби сәгать үткәрелде.

Бәзәкә авыл китапханәсендә балалар язучысы К.И Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Корней бабай әкиятләре» дип исемләнгән әдәби уку үткәрелде.

Камай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Корней Иванович Чуковский әкиятләре яшәгән тылсымлы әкият иленә гаҗәеп сәяхәт ясадылар.

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы һәм балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан Ижевка авыл китапханәсендә Ижевка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Җиһаншина З. Н. Һәм Шәйхетдинова З. Ф.) «Корней бабай әкиятләре» исемле әдәби дәрес үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International