ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

22 март көнне Кокшан авыл җирлегенең «Кокшан дыкъез» удмурт җыры ансамбле күрше республикага чыкты.

Нәүрүз – бик борынгы төрки бәйрәм. Бу бәйрәмнең асылы-кеше белән табигать бердәмлегендә. Бәйрәм табигатькә кайгыртучан мөнәсәбәтне һәм аның белән гармониядә тормышны символлаштыра. Нәүрүз язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. Татар китапханәсе Нәүрүз бәйрәмендә интерактив уеннар белән катнашты.

Ижевка авыл мәдәният йортында «Яз чәчәкләре»дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.

22 нче март көнне Песәй мәдәният хезмәткәрләре  мәктәп, китапханә белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип исемләнгән бик матур бәйрәм чарасы оештырды. 

Тэги: #менделеевскмәдәнияте #цкс #песәймәдәниятйорты

22
март, 2022 ел
сишәмбе

​13 претендент арасыннан 4 белгеч имтиханны уңышлы тапшырды.

 17 мартта Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый советның яңартылган составтагы беренче утырышы булды.

Яңартылган составка 16 кеше керде, алар арасында Күчемсез милекнең һөнәри базары, иҗтимагый берләшмәләр, шулай ук югары уку йортлары вәкилләре дә бар иде.

Шушы көннәрдә РФ Президенты Владимир Путин төзелеш комплексын һәм эшмәкәрлек берләшмәсенең башка катнашучыларын хуплауга юнәлтелгән федераль законга кул куйды. Әлеге закон күчемсез милек объектларына хокукларны кадастр исәбенә алу һәм теркәү кысаларында хокукый экспертиза уздыру кагыйдәләрен гадиләштерә.

Язгы каникуллар алдыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Менделеевск районы буенча профилактика бүлеге башлыгы М.И. Халикулова шәһәр мәктәпләре укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрә. Шушы көннәрдә дәресләр 1 нче гимназиядә һәм 7 нче мәктәптә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International