Бүген Менделеевскида балалар поликлиникасы ачылды. Ачылу тантанасы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды. Бүген ул эш визиты белән Менделеевск муниципаль районында булды.
Яңартылган шартларда яңа белемнәргә - Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеев исемендәге беренче муниципаль олимпиадада булды. Стартны район башлыгы Радмир Беляев белән бергә күзәттеләр. Олимпиада химиклар шәһәре Менделеевскида узды.
2022 елның 1 март кичендә, 2 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Республика Дәүләт Советы рәисе районга эш визиты белән килде.
Быел объектны проектлау башланачак.
Радмир Беляев Татарстан парламенты башлыгына «Җир кишәрлекләрен эчке эшләр хезмәткәрләренә бушлай файдалануга бирүне закон дәрәҗәсендә карарга кирәк"- дип мөрәҗәгать итте. Район җитәкчесе сүзләренә караганда, мондый чара район эчке эшләр бүлекләрендә кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итә алыр иде.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үти белү күнекмәләре һәрчак кирәк. Укучыларның тиешле уку мәсьәләләрен үзләштерүенә генә түгел, ә аларның һәрберсенең киләчәктә юлда куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыруга ирешергә кирәк.
«Кылбугор: удмурт телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу» проектын тормышка ашыру кысаларында һәм мәдәни инициативаларның президент фонды ярдәмендә 25 февраль көнне Енабердино авыл китапханәсе Енабердино урта мәктәбе һәм мәдәният йорты белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Дуслык нуры» дип аталган 18 нче төбәкара балалар фестивале үткәрделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 28 февраль көннең икенче яртысында, 1 март төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә (Казанда - 1 мартта төнлә һәм көндез).